16+

Казаннан Махачкалага авиарейс ачыла

Казан һәм Махачкаланы туры авиарейс бәйләячәк. 3 августтан очышлар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Казан һәм Махачкаланы туры авиарейс бәйләячәк. 3 августтан очышлар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Казаннан очкыч җомга көннәрендә 16.00 сәгатьтә китәчәк, Махачкалага 18.30 сәгатьтә төшәчәк. Кирегә Махачкаладан 18.30 очачак, Татарстан башкаласына 22.00 сәгатьтә төшәчәк.

Якшәмбе көннәрендә Казан рейс 23.40 сәгатьтә башкарылачак, очкыч Дагыстан башкаласына 02.10 сәгатьтә төшәчәк. Кирегә очкыч дүшәмбе көнне 03.05 сәгатьтә кузгалачак, Татарстан башкаласына 05.25 сәгатьтә җитәчәк.
Юл озынлыгы 2,5 сәгать тәшкил итә. Билетлар сатуда, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты, “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе матбугат хезмәтенә таянып.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading