16+

Казаннан Йошкар-Олага һәм Зөягә өстәмә поездлар йөри башлый

Җәйге чорда Казаннан Йошкар-Олага һәм Зөягә өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк.

Җәйге чорда Казаннан Йошкар-Олага һәм Зөягә өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк.

Бу – пассажирлар агымы арту белән бәйле. 15 апрельдән 14 октябрьгә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6383нче Казан – Йошкар-Ола поезды (15.10-18.16) йөриячәк, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә – 6382нче Йошкар-Ола – Казан поезды (07.53-10.55). 30 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр 6350нче Зөя – Казан поезды (04.45-06.00, дүшәмбедән җомгага кадәр) йөриячәк, дип хәбәр итә KZN.RU.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading