16+

Казанны 9 баллы «бөкеләр» басты

Көчле җил, урыны белән буран һәм кар көртләре бүген Казан урамнарында барлыкка килгән "бөкеләргә" сәбәпче булды.

Көчле җил, урыны белән буран һәм кар көртләре бүген Казан урамнарында барлыкка килгән "бөкеләргә" сәбәпче булды.

«Яндекс.Пробки» сервисы мәгълүматы буенча, бүген иртәнге 9да "бөкеләр" хәтта 9 балл тәшкил иткән.  

Гвардия, Даурия, Гадел Кутуй, Николай Ершов, Бутлеров, Сул Болак, Пушкин, Волков урамнарында юл һәрәкәте бөтенләй туктала язган. Ферма шоссесы, Җиңү проспекты, Оренбург тракты, Зорге, Камалеев урамнарында һәм Танк боҗрасында да "бөкеләр" хасил булган. Казанның кайбер урамнарында машиналар 2км/сәгать тизлек белән хәрәкәтләнергә мәҗбүр булганнар.

Хәзерге минутларда "бөкеләр" 6 балл тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading