16+

Казанның бер урамы шәхси транспорт өчен ябыла

15 июльдән Казанның Фучик урамының бер өлеше шәхси транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.

15 июльдән Казанның Фучик урамының бер өлеше шәхси транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.

Чикләү 20 көнгә сузылачак һәм әлеге урамның Минская урамыннан Зәкиев урамына кадәрге өлешенә кагылачак. Бу участокта Вознесение трактын төзегән вакытта Фучик урамындагы күперне реконструкцияләүгә бәйле рәвештә вакытлы әйләнеч юл төзеләчәк.

Бүген шәһәр хакимияте вәкилләре журналистларга хәбәр иткәнчә, чикләү 4 августка кадәр дәвам итә, шуннан соң вакытлыча төзелгән юлда хәрәкәт ачылачак.

Автомобиль йөртүчеләр ябык участокны Җиңү проспекты аша әйләнеп үтә ала. Аларга уңайлы булсын өчен Сахаров урамы ягыннан Җиңү проспекты буйлап хәрәкәт иткәндә Минская урамында вакытлыча сулга борылырга рөхсәт ителәчәк.

Шәһәр хакимиятендә билгеләп үтүләренчә, чикләү җәмәгать транспортына кагылмый, аның өчен һәр якта да берәр полоса калдырыла. Җәяүлеләр дә күпердәге тротуардан йөри алачак.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading