16+

Казанның иң зур фонтанын сүткәннәр

Казанда Түбән Кабан күлендәге фонтанны вакытыннан алда сүттеләр.

Казанда Түбән Кабан күлендәге фонтанны вакытыннан алда сүттеләр.

13 тонналы конструкцияне ярга алып килеп, судан кран ярдәмендә чыгардылар, соңрак белгечләр аны сүтәчәк.

Йөзә торган музыкаль фонтан 2007 елда төзелгән. 15 ел эшләү дәверендә 26 насосның 19 ы сафтан чыккан, шуларның 2 се үзәк агым эше өчен җаваплы булган. Фонтан 18 су чәчрәткеч белән эшләгән. Барлык 42 яктырткыч шулай ук тузган.

Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә аңлатып үтүләренчә, соңгы елларда фонтан эшен карап тоту проблемалы булган. Насосларның оптималь хезмәт итү вакыты биш ел, кайберләре алыштырылган, ләкин алар да үз срокларын үткән. Фонтан конструкциясе берничә тапкыр яңартылган, буялган һәм ремонтланган, ләкин суда озак булу сәбәпле, тышкы ягы да нык таушалган, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading