16+

Казанны тагын су басты: урамнарда су тезгә кадәр җиткән

Казан үзәген көчле яңгырдан соң су басты.

Казан үзәген көчле яңгырдан соң су басты.

1 июль көнне кич Казанда бик көчле яңгыр яуды. Нәтиҗәдә, Татарстан башкаласының берничә районы су астында калды, бу бик күп гадәттән тыш хәлләргә китерде. Күп кенә казанлылар шәһәр урамнарында өйләренә кайту алмыйча иза чикте. Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә яңгыр нәтиҗәләре турында төшерелгән фото һәм видео белән уртаклаша башлады.

Чиләкләп яуган яңгырдан шәһәр үзәге нык зыян күргән. Кадрларда башкала урамнары буйлап яңгыр суларының агуы күренә. Машиналар да су баскан юлларда авырлык белән хәрәкәт итә. Машина көпчәкләре яртылаш суда калган.

Мондый хәл Восстание урамнарында да күзәтелде. Шаһитлар сүзләренчә, берничә машина юл уртасында калган. Аларга үтеп баручы машина йөртүчеләр ярдәмгә килгән.https://vk.com/video537093025_456239271?t=6s

Дзержинский урамы, "Тандем" сәүдә үзәге, вокзал тимер юллары, Җиңү паркы һәм Кремль янында автомобильләр яртылаш суда. Машиналар йөзеп йөри. Шаһитлар хәбәрләренә караганда, автомобильләр юлда туктап калган.

Су басу галәмәтенә карамастан, казанлылар, озак көтелгән яңгырларны күреп, урамга чыктылар. Кадрларда ике яшь егетнең, чиләкләп яуган яңгырга карамастан, асфальтка ятулары һәм нәрсә турындадыр мавыгып сөйләшүләре күренә.https://vk.com/video537093025_456239273?t=2s

 "Салават купере" торак комплексы ишегалдында төшерелгән кадрларда ике ир-ат, бер-берсенә су чәчрәтеп, күлләвекләр буйлап йөгерә, шатланыша, ә аннары җыелган күлләвектә йөзә башлый.https://vk.com/video537093025_456239276?t=2s
Казан мэриясендә исә вәзгыятьне контрольдә тотулары, «ливневка»ларның шуның чаклы су ташкынын агызып бетерә алмавы турында белдергән, шулай ук машина йөртүчеләрне яңгыр нәтиҗәләрен бетерү вакытында проблемалы нокталарга барудан тыелырга чакырдылар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading