16+

Казанның Чәк-чәк музее бәйрәм көннәрендә сезне көтә

Өч ай элек эшчәнлеген туктаткан Чәк-чәк музее Париж коммунасы урамында урнашкан тарихи бинада кабат үз ишекләрен ачты.

Казанның Чәк-чәк музее бәйрәм көннәрендә сезне көтә

Өч ай элек эшчәнлеген туктаткан Чәк-чәк музее Париж коммунасы урамында урнашкан тарихи бинада кабат үз ишекләрен ачты.

Әлеге бинада икенче гильдия сәүдәгәр Биаев яшәгән. Музейга экскурсиягә килүчеләрне биредә Тула самавырыннан мәтрүшкәле чәй, кош теле, бавырсак һәм чәк-чәк белән сыйлыйлар. Кунакларга чәк-чәк әзерләү серләрен өйрәтәчәкләр. Музейда төрле халык милләтләренең милли киемнәре белән дә танышып була. Теләүчеләр, аларны киеп, фотога да төшә ала.

Сүз уңаеннан, 2014 елның сентябрендә ачылган музейда, экскурсия кысаларында (аерым керүчеләрне исәпләмичә генә), бер елда 7,5 мең турист булган. Чәк-чәк музее "Ел сувениры" бөтенроссия конкурсы финалисты да булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading