16+

Тавыкларны «төрмәгә» ябалар?

«Халык фермеры» ассоциациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лутка мөрәҗәгать белән чыккан.

Тавыкларны «төрмәгә» ябалар?

«Халык фермеры» ассоциациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лутка мөрәҗәгать белән чыккан.

Эш шунда ки, ветеринариянең  яңа кагыйләләре нигезендә,  әтәч-тавыклар урамда чирәм чүпләп йөри алмаячак. Яңа кагыйдәләр кабул ителеп, эшли башласа, кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә торган шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да, күпләп каз-үрдәк, тавык үстереп, үзләреннән артык калганын сатучыларга да "көн" бетә.

Документтан аңлашылганча, кече һәм эре хуҗалыклар  предприятиеләр кошларны бары тик читлектә генә үстерергә тиеш була, иреккә чыгарып йөртү тыелачак. Имеш, кошлар иректә йөрсә, алар кыргый кош-корт белән аралашырга, шул сәбәпле, авырулар ияртергә мөмкин.

Күз алдыгызга китерәсезме, иртән сараеннан чыгып, тирә-якта җим чүпләп, кичен кабат кунарга кайткан тавыкны читлеккә ябып куюларын?
Алай гына булса бер хәл, тавык-чебеш, каз-үрдәк үстерүчеләр хәзер кошлар өчен аерым шартлар тудырырга тиеш була. Әгәр тавыгыгыз дүрт стена арасында утырмасын дисәгез, моның өчен махсус читлек ясарга кирәк була. Яңа документта аның хәтта размерлары да күрсәтелгән. Төп шарт - читлеккә кыргый кошлар, кимерүчеләр эләгерлек булырга тиеш түгел.

Шартлар моның белән генә бетми. Кетәклектә махсус келәмнәр куярга, алар паралон  яисә агач чүбе белән тутырылган һәм тиешле сыеклык белән эшкәртелгән булырга тиеш. Әтәч-тавыкларның хуҗасы артык кошларын сатарга ниятләсә, мал табибы чакырып, кошларны тикшертергә тиеш була. 

Хуш, яңа кагыйдәләр гамәлгә керде дә ди. Мисалга, безнең күршедәге әби ел саен артык йомыркасын, җәй буе үстергән тавыкларын суеп сата дип алыйк.

Авылда мал табибы юк, аны районнан чакыртырга. Әби базарга көн саен бара алмый, ике көнгә бер йөри ди. Димәк, ул көнаралаш мал табибын районнан чакыртырга тиеш була. Аңа бу хезмәтне түләүсез күрсәтәчәкләрме? Мондый әби-апалар һәр икенче авылда булса, ул кадәрле урынга кем йөреп бетәчәк? Ветеренар кошның нәрсәсен, ничек карарга тиеш? Кыскасы, ачык кала торган сораулар миллион да бер... 

Кош-кортны ашатырга бөртекне таныш-белеш игенчедән яисә фермердан сатып алырга ярамаячак. Бары заводта җитештерелгән комбикорма гына ашатырга рөхсәт итәчәкләр. 

Мондый кагыйдәләрнең уңай якларына караганда, тискәресе күбрәк кебек тоела. Тавык-чебеш үстерү белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмчел хуҗалыклар бермә-бер кимиячәк, дип фаразлый белгечләр. Моның шулай булырга тиешлеге көн кебек ачык. Кагыйдәләр кабул ителгән очракта, авыл йомыркасы урынына, тавык фермасында җитештерелгән, сарысы белән агы бөтенләй дә диярлек аерылмый торган йомырка ашарга калмагаек.  Җитештерү кимегәч, бәяләр дә арта дигән сүз. Бу исә җитештерүче кесәсенә генә түгел, кулланучыныкына да суга. 

Кыскасы, авыл хуҗалыгы өлкәсен үтерү өчен тагын бер адым инде бу. Ул адым ясалырмы-юкмы вакыт күрсәтер. Ясалган очракта тавыкларны “төрмәгә” 2025 елның 1 мартыннан ябарга туры киләчәк. Ә әлегә рәхәтләнегез!
 
  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading