16+

"Казаноргсинтез"ның этиленга кытлыгы мәсьәләсе 2020 елга хәл ителәчәк

Этилен җитмәү "Казаноргсинтез" җәмгыятенә этилен җитештерүне тулы куәтендә алып барырга мөмкинлек бирми, шулай да бу проблеманы 2020 елга хәл итеп бетерүгә өметләнәләр. Бу хакта бүген журналистларга компаниянең генераль директоры Фәрит Миңнегулов белдерде, дип яза "Татар-информ".

Ул этан чималы белән тәэминат проблемасы һәрвакыт булганын әйтте.

"Безнең куәтләр, хәзер килгән чималга караганда, күбрәк күләмдә эшкәртергә сәләтле. Шулай да, этанның узган елдан бераз калдыклары бар, быел да арту күзәтелә. Полиэтилен, полимерлаштыру өчен барыбер төп чимал - этилен. Без аны үзебез эшлибез. Әлегә бүгенгә проблема азаккача хәл ителмәгән. "Түбән Кама нефтехим" да элеккегә караганда күбрәк җитештерсә дә, бездә артым булса да, этилен буенча республикада дефицит бар. Полиэтилен бик кирәкле продукт, этилен җитмәү этилен җитештерүне тулы куәтендә алып барырга мөмкинлек бирми. Бу проблема белән шөгыльләнәбез. 2020 елга хәл ителеп бетәр дип ышанабыз", - ди завод җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading