16+

Күңелле яңалык: яшәү минимумын 25 мең сумга күтәрергә җыеналар?

Яшәү минимумын 25 мең сум ясарга тәкъдим итәләр

Яшәү минимумын 25 мең сум ясарга тәкъдим итәләр

Яшәү минимумын 25 мең сумга кадәр күтәрергә кирәк. Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитетының рәис урынбасары Николай Арефьев шулай дип тәкъдим иткән.
Аның фикеренчә, мондый сумма бәяләр һәм инфляция үсешенә тискәре йогынты ясамас иде. "Бу хәзерге яшәү минимумыннан азга гына күбрәк. Берәү дә фатирлар, машиналар алырга йөгермәячәк. Берәү дә ике тапкыр күбрәк ашамаячак",- дип аңлатма биргән депутат.
Парламент вәкиле Россиядә хәзер яшәү минимумы бик түбән, бигрәк тә Европа илләре белән чагыштырганда дип искәрткән. Владимир Путин хуплармы?

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading