16+

«Кем белән син анда?»: Лилия Тимергалиева диңгездә ял итә

Лилия Тимергалиева Төркиягә ялга киткән. Шагыйрә инстаграмын матур ял фотолары белән бизи.

Лилия Тимергалиева Төркиягә ялга киткән. Шагыйрә инстаграмын матур ял фотолары белән бизи.

«Диңгезле иртәм. Хыялың нинди дигән идегез… Болай хыялый түгелмен. Бу ялга исә үземне лаек дип саныйм, отпускны шулкадәр көтеп алдым, тыныч кына йөреп планнар кордым, белештем һәм Аллаһы миңа бу планны үтәргә мөмкинлек бирде.

«Кем белән син анда?» — дип сорыйсыгыз киләдер. Янәшәмдә бертуган апам. Бүген төн йокысыз диярлек узды. Минем организм мохиткә, ризыкка ияләшү өчен көрәште. Апага рәхмәт. Хәзер исә хәл яхшы. Безнең бүлмә тәрәзәләре бакчага карый, ә сул яктан диңгез күз кыса, янына чакыра бугай, хозурлык», — дип язган ул.

Виртуаль дуслары шагыйрәгә матур яллар теләгән, дип яза Интертат

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading