16+

Кемероводагы фаҗигадан соң, Татарстанда 50гә якын сәүдә үзәген тикшерәчәкләр

Кемероводагы фаҗигадан соң, Россиянең Татарстандагы Генераль прокуратурасы күрсәтмәсе буенча, иллегә якын сәүдә үзәген тикшерәчәкләр.

Кемероводагы фаҗигадан соң, Россиянең Татарстандагы Генераль прокуратурасы күрсәтмәсе буенча, иллегә якын сәүдә үзәген тикшерәчәкләр.

Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин әйткән.

“Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге зур янгыннан соң, Россия генераль прокуроры беренче урынбасары Александр Буксман субъект прокурорларына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә күңел ачу үзәкләре булган барлык сәүдә комплексларында тикшерүләр үткәрүне йөкләгән. Күрсәтмәләр илдәге барлык төбәк прокуратураларына юлланган.

Татарстан янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары республикада Кемероводагы сәүдә үзәге кадәр зурлыктагы, чама белән шулкадәр кеше сыйдыра ала торган иллегә якын үзәк барлыгы турында сөйләде.

“Хәзерге вакытта әлегә бу мәсьәлә хәл ителә генә, субъект прокуратураларына җибәрелгән Генераль прокуратура күрсәтмәсе бар”, - дип әйтте Максим Трущин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эре сәүдә нокталарын дүрт елга бер тапкыр тикшерә. Соңгы тикшерүләрнең берсе 2015 елда “Адмирал” базарындагы фаҗигале янгыннан соң булган. Ул вакытта прокуратура Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен белгечләр буларак җәлеп иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading