16+

Кемгә 10 мең сум акча түләнәчәк?

Декабрь аенда балалы гаиләләр социаль контракт буенча һәр балага 10 000 сумлык түләүләр рәсмиләштерә ала.

Декабрь аенда балалы гаиләләр социаль контракт буенча һәр балага 10 000 сумлык түләүләр рәсмиләштерә ала.

Россиядә мохтажлар ай саен һәм бер тапкыр бирелә торган пособиеләр ала. Аларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар бирелә. Ә шундый төр категориягә керүче гаиләдә тәрбияләнүче балалар мәктәптә бушлай туклана алачак. Аз керемлеләргә дәүләт ярдәменең тагын бер төре — социаль контракт, шуңа күрә кеше үз бизнесын ача, фермер хуҗалыгын җиһазландыра, эш таба ала. 

Социаль контракт-дәүләт белән матди ярдәмгә мохтаҗ кеше арасындагы килешү. Аны район социаль яклау бүлегендә рәсмиләштерәләр. Аз керемле кешегә ай саен пособие түләү генә түгел, ә гаиләсен тәэмин итәр өчен ярдәм бирелә. Эш табарга ярдәм итәләр, яңа һөнәр үзләштерергә өйрәтәләр, бизнес ачу яки фермер хуҗалыгын үстерү өчен акча бүлеп бирәләр.

Контракт шартлары күп очракта төбәк кануннарына бәйле. Ярдәмне кем алуын, нинди документлар җыярга, күпме акча бирергә һәм аларны нәрсәгә сарыф итәргә тиешлеген җирле хакимият хәл итә.

Төгәл күрсәтмәләрне үз районыгызның социаль яклау бүлегендә ала алачаксыз.

2022 елда россиялеләр 30 млрд сумнан артык суммага 276 000 социаль контракт төзегән.

2023 елда федераль бюджетта бу максатларга 35 млрд сум акча салынган.. 

Язмага реакция белдерегез

3

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading