16+

Кеше сүзенә карап җинаять юлына баскан

Казаннан синтетик наркотик алып кайтучы райондашыбызны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Казаннан синтетик наркотик алып кайтучы райондашыбызны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Күз алдыгызга китерегез: Казаннан кайтучы электр поезды Кукмараның тимер юл вокзалы тукталышына килеп туктый, һәм вагоннан чыккан япь-яшь кызны полиция хезмәткәрләре тотып ала... Район эчке эшләр бүлегенең оператив хезмәткәре Илнур Яруллин сөйли башлауга ук әлеге күренешне күз алдыма китердем дә, тәннәр чымырдап куйды. «Ни өчен, ул кыз бала кулларына богау салырлык нәрсә эшләде соң?» – дим. Хәл исә болайрак була.

«2001 елгы кыз, Казанга барып, интернет-кибеттән синтетик наркотик – метилэфедрон сатып ала һәм аны Кукмарага алып кайта. Безгә райондашыбызның кайсы вакытта шәһәрдә булачагы, төс-кыяфәте, нәрсәләр кигәне, кыскасы, аның турында тулы мәгълүмат алдан килеп ирешкән иде. Шунлыктан тоткарлау белән кыенлыклар булмады. Ул инде электр поездында барганда ук наркотик кулланган була. Шунлыктан безне күрүгә үзен бик агрессив тота башлады, хәтта янындагы кешеләргә ташланды, әйберләр тотып атты. Шәхси тикшерү вакытында 19 яшьлек кызның сумкасыннан медицина полисы эченә төрелгән төргәк таптык. Анда 0,62 грамм порошоксыман наркотик иде. Дәваханәгә алып бардык, анализ “уңай” нәтиҗә бирде», - ди Илнур Яруллин.

Наркотик белән тотылган Кукмара кызы үзенең гамәлләрен бер җирдән дә эш таба алмавы, тормышында кара полосалар башлану, депрессиягә дучар булуы белән аңлаткан.

Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА

"Хезмәт даны"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading