16+

КФУ галиме быел җәйнең нинди булачагын әйтте

Хәтерләсәгез Гидрометцентр башлыгы Роман Вильфанд быелгы җәйне эссе булачак дигән иде.

КФУ галиме быел җәйнең нинди булачагын әйтте

Хәтерләсәгез Гидрометцентр башлыгы Роман Вильфанд быелгы җәйне эссе булачак дигән иде.


Статистика күрсәткечләрен өйрәнеп, ул, 2020 ел иң эссе җәй бишлегенә керәчәк, диде. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев матбугат очрашуында журналистларга әлеге уңайдан ачыклык кертте.
– Роман Вильфандның 2020 елны соңгы 170 елда иң җылы ел булырга мөмкин дип әйткәнен журналистлар сүз җәй турында бара дип аңлаган. Ул җәй түгел, гомумән быелгы елны әйткән иде, – диде ул.
Июнь аена килгәндә, һава температурасы нормада булыр дип көтелә. Уртача алганда температура бу айда 17,5-18 градусны тәшкил итәчәк, явым-төшемнәр 68 мм күләмендә булачак. Июльдә температура нормадан югарырак, ә явым-төшемнәр аз булыр, дип фаразлый белгеч. Август исә климатик нормада булачак.
Юрий Переведенцев халык сынамышын да искә төшерде. Май коңгызлары күп булса, җәй эссе киләчәк, дип әйтәләр, алга таба күз күрер, диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading