16+

КФУ мөгаллимнәре дә флешмобка кушылды

Апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәм шигърият ае. Ел саен бу айда әдәбиятебезне пропагандалауга, шигъриятнең бөек көчен күрсәтүгә багышланган күптөрле чаралар үткәрелә.

КФУ мөгаллимнәре дә флешмобка кушылды

Апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәм шигърият ае. Ел саен бу айда әдәбиятебезне пропагандалауга, шигъриятнең бөек көчен күрсәтүгә багышланган күптөрле чаралар үткәрелә.

 


Быел бу уңайдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты # МИНЕМТУКАЙ дип аталган үзенчәлекле флешмоб башлап җибәрде. Ул Татарстан Республикасында Туган тел көне декадасы кысаларында уздырыла, Габдулла Тукайның туган көненә багышлана һәм аның иҗатын популярлаштыруга, туган телне саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.


2020 елның 16 апреленнән 26 апреленә кадәр узачак флешмобта катнашучылар үзләренең Инстаграм челтәрендәге аккаунтларында Габдулла Тукай әсәрләрен татар телендә һәм  төрле телләрдә укуның видеоязмаларын; шагыйрь иҗаты мотивлары буенча музыкаль әсәрләрне вокаль яки инструменталь башкаруның видеоязмасын; аның әсәрләренә иллюстрацияләрне; Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләнгән иҗат эшләре фотоларының (рәсемнәр, арт-объектлар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре) сканнарын #МИНЕМТУКАЙ һәм #МОЙТУКАЙ хештеглары белән күрсәтәләр.


Әлеге акциядә бик күпләр теләп катнаша. Алар арасында университет мөгаллимнәре дә, бүгенге студентлар да, шулай ук кайчандыр университетны тәмамлап чыгучылар да бар. Оештыручылар әйтүенә караганда, флешмобта катнашучыларның саны инде 1000нән артып киткән.


Флешмобта Институт директоры Р.Р.Җамалетдиновның, югары мәктәп деканнары (Р.Х.Мирзаһитов, Р.Ф.Мөхәммәтшина), кафедра мөдирләре (Г.Р.Галиуллина, Ф.Ә.Галимҗанов, Ф.С.Сайфуллина һ.б.), төрле кафедра укытучыларының да катнашуы бу чараның дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә.


Мисал өчен, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен укып, бик матур видео төшергән, анда кафедра мөдире, профессор Р.Р. Җамалетдинов, профессор Ә.Ш. Юсупова, фән кандидатлары Р.М. Болгарова, Ф.Х. Габдрахманова, Э.Н. Денмөхәммәтова, И.Ж. Едиханов, Г,Ф. Җамалетдинова, Э.А. Исламова, Р.И. Латыпов, Г.Р. Мөгътәсимова, Г.Ә.Нәбиуллина, Р.С. Нурмөхәммәтова, Р.Р. Сәлахова, М.Р. Саттарова, Ф.Р. Сибгаева, кафедра хезмәткәрләре Г. Сафина, К.Насыйбуллина катнашкан. Мөгаллимнәрнең бу матур үрнәге инде күпләрдә яклау тапкан. Социаль челтәрләрдә аларның әлеге гамәлен хуплаучылар көннән-көн арта бара.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading