16+

КФУда түләүсез юридик клиника эшли

Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында үз эшчәнлеген түләүсез юридик клиника башкара.

Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында үз эшчәнлеген түләүсез юридик клиника башкара.

КФУның юридик клиникасы халыкның аз якланган катламнары өчен (пенсионерлар, өлкәннәр, студентлар, инвалидлар, мәктәп укучылары һ.б.) түләүсез консультация хезмәтләре күрсәтү максатларында эшли.Клиника хезмәткәрләре граждан, торак, гаилә, административ хокук һәм башка тармаклар мәсьәләләре буенча юридик ярдәм күрсәтәләр. Мөрәҗәгать иткән клиентлар өчен консультацияләр үткәрелә һәм төрле процессуаль документлар әзерләнә.2020 елның сентябреннән декабренә кадәр юридик клиника түбәндәге режимда эшли:

Сишәмбе-10: 00 дән 11: 30га кадәр
Пәнҗешәмбе-10: 00 дән 14: 00 гә кадәр
Җомга-10: 00 дән 11: 30га кадәр

Консультацияләр Казан ш., Пушкин ур., 27/2 адресы буенча үткәрелә (КСК Уникс бинасы, Пушкин урамы ягыннан керү юлы).Шулай ук сораулар электрон адреска кабул ителә: centre_practice@mail.ru Элемтә өчен телефон: (843) 233 76 35.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading