16+

КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровның әтисе вафат...

Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуровның әтисе, Алабуганың танылган һәм хөрмәтле кешесе Рәфкать Гафуров 8 майда 85 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

КФУның Алабуга институты җитәкчелеге һәм коллективы Гафуровның кайгысын уртаклаша.

«Рәфкать Нигъмәтҗан улы искиткеч кеше иде. Туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига. Без чын күңелдән аларның кайгысын уртаклашабыз», – дип билгеләп үтте Казан федераль университетының Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

Озак вакыт Рәфкать Гафуров «Прикамнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә тәэмин итү бүлегендә җитәкче була. 12 ел «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары булып эшли.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading