16+

Хаҗ кылучылар юлга кузгалды

4 августтан 5 август төнендә "Казан" халыкара аэропортында Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстаннан Хаҗга баручы беренче төркемне озатты.

4 августтан 5 август төнендә "Казан" халыкара аэропортында Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстаннан Хаҗга баручы беренче төркемне озатты.

Бу хакта "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Кукмара районыннан килгән, 49 кешедән торган төркем Казан-Мәскәү-Дубай катнаш маршруты буенча "Аэрофлот" авиакомпаниясе белән очкан.
"Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ! Бүген сез һәрбарчагыз да олы сәфәргә җыелдыгыз. Сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. болай ди: "Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хаҗ кыла, талашмый, сугышмый, начар сүзләр кулланмый икән, ул туган җиренә яңа туган сабый бала кебек, чип-чиста, гөнаһсыз килеш әйләнеп кайта. Хаҗның мөһим шартларын үтәргә кирәк, ул талашмау һәм гөнаһлар кылмау. Беренче тапкыр хаҗга без 2012 елда бардык. Әлбәттә, хаҗның фарыз гамәлләре бик күп. Ихрам кию, Гарәфәт тавында басып тору, таваф кылу. Шуны онытмагыз: таваф кылынмаса, хаҗыгыз кабул булмый. Таваф җиде түгәрәктән тора, тавафның бер түгәрәге өчен җитмеш мең гөнаһыбыз гафу ителә. Барчагызга да җитмеш мең дәрәҗә бирелә. Тавафтан соң ике рәкәгать намаз укыла, нинди дога кылсагыз да кабул була. Хаҗ ул – зур фарыз. Гомердә бер тапкыр булса да кылынырга тиешле фарыз. Хаҗларыгыз кабул булсын дип телим. Иншаллах, яңа туган сабый бала кебек чистарынып кайтырсыз. Бик авыр булачак, шайтан сезнең яныгызда йөрер. 30-40 хатын-кыз бер шалашта булганда, талашмау бик авыр. Сабыр булыгыз. Камил кылынган Хаҗның әҗере һичшиксез Җәннәттер", – диде Камил хәзрәт.

Татарстаннан соңгы төркем 15 августта китәчәк. 247 кешедән торган иң зур төркем сәфәргә 11 августта Казан-Мәдинә турыдан-туры авиарейсы белән очачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, хаҗга баручыларны озатып йөрү өчен республикадан 20 табиб барачак. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading