16+

«Халык мәхәббәте лауреат»лары кемнәр алар?

Узган атнада Салих Сәйдәшев һәйкәле янында «Халык мәхәббәте лауреаты» дип аталган музыкаль бәйрәм узды.

«Халык мәхәббәте лауреат»лары кемнәр алар?

Узган атнада Салих Сәйдәшев һәйкәле янында «Халык мәхәббәте лауреаты» дип аталган музыкаль бәйрәм узды.

Дүртенче тапкыр уздырыла торган чарада, алдагы еллардан аермалы буларак, яңа коллективлар, оркестрлар, гомумән, чыгыш ясаучылар күп иде. Ике сәгатьтән артык барган чарага килгән тамашачылар Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Рафаэль Сәхабиев, Римма Ибраһимова, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Маликов һәм башкалар башкаруында моңлы җырлар тыңлады, шулай ук театрларның халык артистлары, балалар сөйләгән шигырьләрне ишетте. Ля примавера, «Фантазия» хатын-кызлар джаз оркестры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының джаз оркестры, вокал һәм бию ансамбльләре чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.
Әлеге матур җыр бәйрәмен оештыруга, уздыруга күп көч куйган Россиянең халык артисты Лима Кустабаева әлеге чараның башлыча татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшев иҗатын колачлавын әйтте.

– 2005 елда Салих Сәйдәшевнең һәйкәле ачылган иде. Ул чагында мин әлеге чараның режиссеры, сценарий авторы булдым. Ә 2015 елда Салих Сәйдәшевнең тууына 115 ел тулу уңаеннан шушындый зур чара уздырыр өчен, Хөкүмәт гранты оттым. Һәм бик матур бәйрәм уздырган идек. Әле композитор исән вакытта ук бөек татар шагыйре Мәхмүт Хөсәен аның турында «Халык мәхәббәте лауреаты» дип әйткән иде. Шуңа күрә әлеге чараны да мин шулай дип атадым, – диде ул.


Лима Кустабаева сүзләренә караганда, башлангыч елларда чарада бары тик Салих Сәйдәшевнең әсәрләре генә яңгыраган булса, хәзер ул Татарстан һәм дөньякүләм танылган композиторларның иҗат җимешләре тупланган зур бер җыр бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
– Без татар, рус һәм башка ил музыкасын аермыйбыз. Салих Сәйдәшев тә төрле милләт мәдәниятен яраткан һәм хөрмәт иткән композитор иде. Без дә республикабызның мәдәни казанышларын күрсәтәбез, – диде Лима ханым.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading