16+

Хастаханәгә хиҗаптан килгән хатынын караганы өчен бер ир табибны кыйнаган

Хәзер әлеге сугыш чукмарына карата җинаять эше кузгатканнар.

Хәзер әлеге сугыш чукмарына карата җинаять эше кузгатканнар.

Нижневартовскта дерматологны кыйнаган 29 яшьлек таҗик кешесенә карата хулиганлык турында җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта "Подъем"басмасы  хәбәр итә.

Зыян күрүче табиб үзе журналистларга белдергәнчә, медицина тикшерүе процедурасы ошамаган пациентканың сайлау мөмкинлеге булган.
"Безнең дерматовенолог хатын-кызларыбыз юк, шул ук вакытта терапевт-хатын-кызлар бар, алар аны карый ала иде. Һәм әлеге вариант аңа тәкъдим ителде, аны беркем дә приемга керергә мәҗбүр итмәде", - дип аңлаткан медик.

Хәл болайрак була. Нижневартовск шәһәрендә ир хиҗаптан килгән хатынын караган табибны кыйнаган.

Медик хатынның кулларын, аякларын һәм эчен караган. Шуннан соң кабинетка аның ире атылып кергән һәм табибны кыйный башлаган. 5 минуттан полиция килеп җитә, зыян күргән табибка ашыгыч ярдәм чакырталар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X