16+

Хастаханәләр “үз хәленә” кайта

12 майдан Татарстанның медицина учреждениеләре ике юнәлеш буенча эшчәнлекләрен башлап җибәрде.

Хастаханәләр “үз хәленә” кайта

12 майдан Татарстанның медицина учреждениеләре ике юнәлеш буенча эшчәнлекләрен башлап җибәрде.


Беренче юнәлеш — декретацияләнгән контингентны алдан язылу һәм барлык кирәкле иминлек чараларын үтәп медицина тикшерүләрен үткәрү. Сүз азык-төлек продуктларын һәм эчәргә яраклы суны җитештерү һәм сату, балаларны тәрбияләү һәм укыту, коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрендә эшләүче кешеләр турында бара.

Шулай ук балаларны планлы вакцинацияләү дә яңартыла. Моның өчен балалар поликлиникалары участокларда вакцинация вакытының кемгә килеп җитүен анализларга һәм балаларны алдан язылу буенча чакырырга тиеш була.

Балаларны вакцинацияләү һәм медосмотрлар медицина учреждениеләрендә, халык күпләп җыелуын булдырмас өчен, алдан язылу буенча үткәреләчәк. Моннан тыш, табиблар коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, пациентларда карантин анамнезын җыюны алдан үткәрәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading