16+

Хезмәт хакы күчерелә торган картасын алыштырган һәм 203 миллион сум бурычка баткан!

Уфада эшләүче ханым хезмәт хакы салына торган картасын алыштырган. Ә картадагы балансны күргәч, телсез кала язган.

Хезмәт хакы күчерелә торган картасын алыштырган һәм 203 миллион сум бурычка баткан!

Уфада эшләүче ханым хезмәт хакы салына торган картасын алыштырган. Ә картадагы балансны күргәч, телсез кала язган.

Татьяна Иванова апрель аенда банкта хезмәт хакы салына торган карта ала. Берничә көннән балансны карый. Ә анда минус 203 миллион сум диелгән! Соңыннан ачыклануынча, бурычның чын хуҗасы аның адашы икән. Аларның исемнәре генә түгел, паспорттагы, ИННдагы мәгълүматлары да туры килә. Бердәнбер аерма - берсе Благовар районында теркәлгән, ә икенчесе Кемерово өлкәсендә, дип яза "Кызыл таң".

Татьяна Иванова үзенең әлеге бурычка бернинди катнашы булмавын Кемеровоның суд приставларына аңлатып караган, тик әлегә бернинди уңай нәтиҗә юк.

"Әлеге бурычның 170 миллион сумы - кредит. Аны алганда, кредит алучы автомат рәвештә фотога төшерелә. Бурыч алган кешенең шәхесен шул мәгълүмат буенча да ачыклап була, ләкин берсе дә бернәрсә дә эшләми", - дип борчыла  гаепсездән гаепле булган ханым.

Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading