16+

Хезмәт хакын вакытында түләмәгән җитәкчеләргә көн бетә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакы буенча бурычлары булган оешма директорларына карата җитди чаралар күреләчәге турында кисәтте. Бу хакта ул бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында әйткән.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакы буенча бурычлары булган оешма директорларына карата җитди чаралар күреләчәге турында кисәтте. Бу хакта ул бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында әйткән.

“Эш хакын вакытында түләмәү аркасында бурычлар арту белән бәйле рәвештә, тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемне легальләштерү буенча муниципаль комиссия рәисләренең игътибарын арттыруын телим”, - диде Хөкүмәт җитәкчесе. Ул предприятие җитәкчеләрен хезмәт хакы буенча бурычларны түләп бетерергә өндәде. “Бурычларын яшерүчеләргә һәм озак вакыт түләмәүчеләргә иң җитди чаралар күрүне сорыйм”, - диде.

Алексей Песошин хезмәт хакы вакытында түләнүен контрольдә тотучы органнарга бурычлылар белән эшне җанландырырга кушты. Предприятиеләрдә финанс ягы мөшкел булган очракларны вакытында ачыклау буенча баланс комиссияләре ролен көчәйтүне сорады.

2018 елның гыйнвар-октябрендә республикада уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сумнан арткан. 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 8,4 процент тәшкил итә.

Гөлнар Гарифуллина

Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Наконец то.. гади хезмэткэргэ Дэ шатлык була икэн!!! Еллар буе алмаган Хезмэт хакын алабыз, Алла телэсэ!!! Амин!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Котеп тор алырсын

      Мөһим

      loading