16+

Хезмәт министрлыгы Яңа ел ялларын май аена күчерүгә каршы түгел

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына озайту турындагы тәкъдим буенча фикер алышырга әзер.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына озайту турындагы тәкъдим буенча фикер алышырга әзер.

Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр мондый инициатива булса, ни өчен юк, әлбәттә, фикер алышырбыз», - дигән ул.

Элегрәк Дәүләт Думасында май аенда ял көннәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына озайтырга тәкъдим иткән иделәр. Депутатлар ел башында ял көннәрен дүрт көнгә кадәр кыскартырга чакырды, шулай булганда яз көне россиялеләр 1 майдан 9 майга кадәр ял итә алачак.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading