16+

Хәлил Шәйхетдинов Фирдүс Тямаевка нәрсә дигән?

18-19 март көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе узачак.

18-19 март көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе узачак.

Бу уңайдан “Татмедиа” бинасында матбугат конференциясе узды.

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов фикеренчә, бу – иң дәрәҗәле һәм көчле бәйгеләрнең берсе. “Бүгенге көндә Татарстанда 131 спорт төре исәпләнә, шулар арасында яраткан көрәшебез дә бар. Кызганыч, яшьләрнең күбесе спортның яңа төрләренә тартыла, шуңа күрә Сабан туйлары, турнирлар аша көрәшчеләргә күбрәк шартлар тудырып, матди ярдәм күрсәтеп, көрәшне саклап калырга кирәк”, - ди Хәлил Шәйхетдинов.

Бу уңайдан ул журналистларга мөрәҗәгать итеп, көрәш турнирларының гаугалы күренешләре турында түгел, ә көрәшчеләрнең шәхесе, гаиләсе турында күбрәк язуларын үтенде. “Күптән түгел безнең авылда Фирдүс Тямаев концерты булды. Шунда Фирдүскә болай дидем: “Татарстанда көрәшчеләрне чыгарган бик күп авыллар бар. Ләкин безнең Шыңар кебек көрәшчеләр биргән бер генә авыл да юк. Шулчак Фирдүс Раил Нургалиевны һәм башка көрәшчеләрне искә алды. Әгәр шул ук артистлар барган җирләрендә көрәшчеләр турында сөйләсә, көрәш тә юкка чыкмас иде дигән өметтә яшим мин”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче милли көрәш бәйгесенең тарихы да саллы, ул инде 59нчы тапкыр үткәрелә. Сүз уңаеннан, беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан булган. Аннан соң күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чистайга ук барып җиткән. Бу ярышны чаллылар – 9, әлмәтлеләр – 7, түбәнкамалылар 5 тапкыр откан. Рекорд исә Балтачта. Алар бу бәйгедә 13 мәртәбә җиңү яулаган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading