16+

Хәлил Шәйхетдинов Татарстан чемпионатының вакытын үзгәртү турында ни уйлый?

Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирның үзенчәлеге шунда, анда Татарстанның җыелма командасы формалашачак. Ләкин кайбер көрәшчеләрдә Татарстан чемпионаты вакытын күчерү буенча канәгатьсезлек барлыкка килгән. Бу хакта ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов үз фикерен белдерде.

“Әлегә алар ягыннан канәгатьсезлек сизмәдем. Команда вәкилләрен җыеп аңлатырбыз. Без аларга искәрмә рәвешендә документ җибәрдек. Бу ярышларда Россиянең башка төбәкләреннән дә көрәшчеләр булачак. Читтән килүчеләр арасында чемпион калучылар булса, үзебезнең лидерларны җыеп аерым көрәштерәчәкбез. Бу көчле көрәшчеләребезнең Россия чемпионатында катнашу хокукын бетермәс өчен эшләнә. Без бернинди спорт кагыйдәләрен дә бозмыйбыз, үзгәртмибез. Әмма шундый фикер бар”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

“Татарстан чемпионатын көздән марттан, марттан майга күчерүгә килгәндә, беренчедән, Ураза вакытына туры китермәскә теләдек. Икенчедән, ул вакытта Россия кубогына билбау көрәше булачак. Ике көрәш бергә тәңгәл килде. Ә кайбер көрәшчеләр икесендә дә көч сынаша. Аннан соң көз көне болай да ярышлар җитәрлек. Май аенда көрәшчеләр Сабан туена әзерләнә. Алар бу вакытта форма ягыннан әзер була, бик уңайлы чор дип уйлыйм”, - диде Х.Шәйхетдинов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading