16+

Хәния Фәрхи турында сеңлесе: “Сәгать биш тулганда  күктә кояшым сүнде”

Бүген Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булган көн. Иртән үк аның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина шул кайгылы көнне искә алып, апасы белән шул көнне телефоннан сөйләшүен язган.

“Нәкь биш ел сәгать 7.50 «апай алтыным, мунча ягып җибәр әле зинһар, юлга акланып, сафланып чыгасым килә, төшке ашка Фидаиль кайтып җитәр инде ул, туңдыргычтан балыкларыңны да алып куй яме, синең балыгың тәмле була бит, алтыным. Ә мин сиңа син яратканча чәй янына коймаклар пешерермен". Мин телефонны куюга ук, мунча ягарга чыктым. Әй көн матур, аяз. Бүген апам белән Казанга бару шатлыгыннан үз алдыма елмаеп, җырый-җырлый мунча яктым. (Кояшым бу соңгы көнен әниебездә кунган иде). Ә инде сәгать биш тулганда да күктә кояшым сүнде, җир убылды, мин сине мәңгелеккә югалттым. Җаннарың тыныч, рухларың шат булсын, йөрәк пәрам. Соңгы сулышыма кадәр күкрәгем дә йөрәгем "Син" дип тибәр” дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading