16+

Хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафлар күләме арта

Дәүләт Думасы хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафк күләмен арттыру турында канунны кабул итте.

Дәүләт Думасы хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафк күләмен арттыру турында канунны кабул итте.

Россия Административ хокук бозулар турында кодексның 21.5 маддәсенә үзгәрешләр кертелә. Повестка буенча хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәү өчен штраф күләме ун меңнән 30 мең сумга кадәр булачак. Элек мондый хокук бозу өчен штраф өч мең сумга кадәр тәшкил иткән. Бу хакта "РИА Новости" яза. 

Моннан тыш, хәрби комиссариатка хәрби исәпкә куелырга тиешле гражданнар исемлеген тапшырмаган өчен, шулай ук повестка буенча чакыру турында хәбәр итмәгән өчен штраф күләме дә арта. Вазифаи затларга 40 мең сумнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 350 мең сумнан 400 мең сумга кадәр яный.

Әгәр граждан хәрби комиссариатка гаилә хәле, белеме, вазифасын, эш яки уку урынын үзгәртү яки яңа яшәү урынына күченү турында хәбәр итмәсә, аңа бер меңнән биш мең сумга кадәр (элек өч меңгә кадәр) штраф салыначак.

Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен штрафлар өч меңнән 25 мең сумга кадәр артачак. Ә хәрби исәпкә алу документларын аңлы рәвештә бозган яки югалткан өчен биш мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк.

Җирле түрәләрнең хәрби исәп алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны вакытында тапшырмаулары 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф белән җәзаланачак.
Моннан тыш, кодекс «Мобилизация игълан иткәндә хәрби комиссариатларга аларның эшендә ярдәм итмәү» 19.38 маддәсе белән тулыландырылды. Аның буенча мобилизация буенча хәрби хезмәткә, җыен пунктларына яки хәрби частьләргә чакырылырга тиешле гражданнарга вакытында хәбәр итүне һәм килүне үтәмәгән өчен җәза кертелә. Штрафлар вазифаи затлар өчен 80 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Үзгәрешләр 1 октябрьдән эшли башлаячак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading