16+

Хәрби операция барышында тагын бер татарстанлы һәлак булган

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов хәрби егетнең һәлак булуы турында хәбәр итте.

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов хәрби егетнең һәлак булуы турында хәбәр итте.

Алексеевск егете Александр Сергеев 10 июньдә ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булды.

Район башлыгы Сергей Демидов прапорщик Александр Сергеевның һәлак булуы турында хәбәр итте: «ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә Алексеевск егете, прапорщик Александр Владимирович Сергеев һәлак булды.
Александр Сергеев 1979 елның 28 июнендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә туган. Район үзәгендәге беренче номерлы мәктәбен тәмамлаган. Хәрби хезмәт үткәннән соң контракт буенча хезмәт итәргә кала. Өйләнгән. Ике улы бар.
Бу бик зур югалту. Үзенең хәрби бурычын намус белән һәм лаеклы итеп үтәгән Александр Сергеевның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!», диелә кайгынамәдә. 
Александр Сергеев 10 июньдә ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булды. Герой гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз.

Александр Сергеев Алексеевск бистәсендә җирләнәчәк. 

Фото: http://alekseyevsk.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading