16+

"Хәзер мине үтерәләләр..."

Ачудан котырган ир пычак тартып чыгара һәм шуның белән хатынга кизәнә, үтерү белән яный.

Ачудан котырган ир пычак тартып чыгара һәм шуның белән хатынга кизәнә, үтерү белән яный.

Башкортстанның Салават районында бер ир хатынына пычак белән һөҗүм иткән. Шул чакта хатын полициягә шалтырату җаен тапкан һәм калтыранган тавыш белән ярдәм сораган. Ул үзен үтерергә җыенуларын әйткән. Урынга ашыгыч рәвештә оператив төркем барган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Әлеге вакыйга турында район полиция бүлегендә тулырак мәгълүмат биргәннәр. Бергә яши торган ир белән хатын арасында талаш чыга. Алар икесе дә Чиләбе кешеләре. Ир белән хатын Салават районында юл буендагы кафе янында машинада утырганда талаша башлый. Җәнҗал көнчелек аркасында чыгуы билгеле. Ачудан котырган ир пычак тартып чыгара һәм шуның белән хатынга кизәнә, үтерү белән яный.

Коты алынган хатын машинадан чыга һәм кафега йөгереп керә. Шунда ул «02» номерына шалтырата.

Хәзер бу эш буенча тикшерүләр бара. Чиләбе өлкәсендә яши торган ир-атка карата җинаять эше ачылган.

чыганак: https://intertat.tatar/

фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading