16+

Кибет киштәләреннән 23 тонна бозылган азык-төлек алынган

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) экспертлары ел башыннан Татарстанда кибет киштәләреннән 23 тонна бозылган азык-төлек (2 151 партия) алган.

Сыйфатсыз продукцияне сатудан алуның төп сәбәбе булып, товарга документлар булмау һәм куллану вакыты чыгуы тора. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Экспертлар барлыгы 40 мең төрле азык-төлек продуктларын экспертизага алган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 2018 елның беренче яртыеллыгы мониторингы нәтиҗәләре буенча хисапта әйтелә.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading