16+

Кибет сөтеннән ник катык оетып булмый?

Кибет сөтеннән катык оеттым. Юк инде, элеккеге кебек килеп чыкмый. Тәмгә дә тәмле, тик менә катыгы гына резина кебек тартыла, сузыла. Майсызландырылган сөт булгангамы икән?

Кибет сөтеннән катык оеттым. Юк инде, элеккеге кебек килеп чыкмый. Тәмгә дә тәмле, тик менә катыгы гына резина кебек тартыла, сузыла. Майсызландырылган сөт булгангамы икән?

Әллә коры порошок кушып ясыйлармы, Алла белсен. Соң, аның кабында куллану вакыты ун көн дигәнгә карап та чамаларга була инде, чын сөт өч көннән әчергә тиеш ләбаса. Ә бәясе арзан түгел. 900 мл – 35 сум. Хуҗалыктан 15 сумнан гына җыялар лабаса. Үзебездә сөт аз җитештерелә дигән булалар. Файдасы булмагач, халык сыер асрамый инде. Ә элек сөт елгалары ага иде бит. 1970 елларда безнең Әлки районында сөт җыю белән шөгыльләнгән совхоз бар иде. Сепаратордан аерткан сөтнең яхшысын, майлысын Алексеевскига җибәрәләр, ә начарын елгага агызалар иде. Аннары халык, сөт әчеп, елгадан ис килә, дип зарлана башлагач, бу мәсьәләне хәл иттеләр. Хәзер шул майсызландырылган, аерткан сөт кыйммәт бәяләнә.

Сөләйман Шакиров, Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading