«Килен һәм кайнана» конкурсы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты.
Бәйгенең бурычы: милләт анасы булырдай киленнәрне, зирәк, акыллы кайнаналарны барлау; килен белән кайнананың матур мөнәсәбәтләре аша гаилә бөтенлеген, иминлеген саклау үрнәкләрен табу һәм киңкатлам укучыларга күрсәтү; гаиләдәге матур мөнәсәбәтләрнең башы килен белән кайнананың үзара уртак тел табуына бәйле икәнен сөйләү; татар гаиләсен зурлау, андагы төп кыйммәтләрне күрсәтү; татар гаиләсенең үрнәк моделен сурәтләү; татар гаиләсендәге әби-бабалардан күчкән традицияләрне саклау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру, гаилә институтын ныгыту, гаиләнең өлкән буын әгъзалары аша туган телне, йолаларны, гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне, динне ничек саклап калу мөмкин икәнен күрсәтү.
Конкурс 2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 18 октябренә кадәр дәвам итте. Килгән хатларның бер өлеше ел дәвамында журнал битләрендә урын алды, калганнары сайтта урнаштырылды.
Җиңүче хат авторларын мәртәбәле жюри ачыклады. Жюрины Татарстанның халык укытучысы, Татарстан иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камәрия Хәмидуллина җитәкләде. Жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, «Бала-Сити» мәктәбенең генераль директоры Альбина Насыйрова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, «Татарстан» Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясенең милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сепперов бар иде.
Җиңүчеләргә затлы оренбург шәлләре һәм дипломнар биреләчәк. Аларга бу бүләкне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырачак.
Комментарийлар