16+

Киләсе атнада Татарстанда җылыта

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Киләсе атнада Татарстанда +18 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген республикада атмосфера фронты йогынтысында яңгыр ява, урыны белән боз явуы ихтимал.

Шимбә, 10 сентябрь көнне, яңгыр булуы ихтимал. Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +1 дән +6 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава 11-16 градуска кадәр җылыныр.

Якшәмбе, 11 сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2 дән +7 градуска кадәр. Көннең якты вакытында +11, +16 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында, 12 һәм 13 сентябрьдә, республика территориясенә антициклон тәэсир итәчәк. Шуңа күрә, явым-төшем мөмкинлеге аз. Төнлә температура +2 дән +7гә кадәр, көндез һава 15-18 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading