16+

Киләсе елдан туристлар яңа салым түли башлый

2019 елда берничә популяр ил туристлардан яңа салым алачак. Бу хакта Lonely Planetга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

2019 елда берничә популяр ил туристлардан яңа салым алачак. Бу хакта Lonely Planetга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

2019 елның 7 гыйнварыннан туристлардан һәм Япония халкыннан 1000 иен (якынча 600 сум) алыначак. Ул билет бәясенә кертелгән булачак. Түләү ике яшькә кадәрге балаларга һәм илдә тәүлектән артык тормаган транзит пассажирларга кагылмый.

Хорватиядә көнлек турист салымы 8-10 кунга (якынча 20 сумга) арта.

Яңа Зеландия чигендә 35 доллар (2300 сум) алырга планлаштыралар. Бу салымнан Австралия һәм Тын океан утрауларында яшәүчеләр азат ителә.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading