16+

Киләсе елга Болгар җыенының утыз еллыгы була

19-21 июль көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үтәчәк.

19-21 июль көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” дип аталган IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үтәчәк.

Быел әлеге зур чара  мәшһүр мәгърифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышлана. Елдагыча, форумга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә делегатлар катнашу көтелә.

– Дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елда узган иде. Ул вакытта анда илнең 40 төбәгеннән 700 делегат катнашты. Быел исә 70 төбәктән 1100 кеше килү көтелә. 28 чит илдән дә делегатлар килергә җыена. Форумның географиясенә һәм анда катнашучыларның санына караганда, ул татар дөньясында мөһим чара булып тора. Аның исеме дә шуңа ишарәли. Форум алдыннан дин әһелләре секцияләргә бүленеп эшләячәк. Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү, татар халкының рухи мирасын барлау һәм аны халыкка кайтару, татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны табу һәм туристлык маршрутлары эшләу турында сөйләшәчәкләр. Моннан берничә ел элек кабул ителгән “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре дә каралачак. Тел мәсьәләсе дә күтәрелми калмаячак, ул резолюциядә дә чагылыш табачак, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров  матбугат очрашуында.

21 июльдә делегатлар “Изге Болгар җыены”на барачак. Узган ел җыенда кырык мең кеше катнашкан булган, быел да кунакларның саны шактый булыр дип көтелә. Мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, чарага барырга теләге булган кеше мөхтәсибәтләргә яки үзәк мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала.

– Мөхтәсибәтләргә бушлай автобуслар бирелә. Алар 21 июль көнне иртәнге сәгать дүрттә кузгалып китәчәк. Элек әби-бабайларыбыз Болгар җиренә үз юллары белән барган, ул чорда мондый җыеннар узмаган. Изге җиргә барып,  Раббыбызга дога кылганнар. Төрле чуалышлар булган вакытта, динебезнең сакланып калунда да Болгар җиренең роле зур. Совет хакимияте елларында да изге Болгар җиренә зиярәт кылу туктамады. Бу җирдә беренче зур җыен 1989 елда  үтте. Киләсе елга аның оештырыла башлаганына утыз ел була. Шөкер, бүген Болгар җыенына килүчеләр шактый, анда гаиләләре белән җыелышып баралар. Ул безнең өммәтне туплый торган урын булып тора. Җыенның дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, колачы киңәя, – диде мөфти урынбасары.

Татарстан Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге башлыгы Дамир Натфуллин журналистларга быелгы җыен кысаларында Болгарда өч төрле музей экспозициясе оештырылачагын әйтте.

– “Елга буендагы шәһәр”, “Чәй йорты” һәм Абдулла Алиш музей экспозиөияләре кунакларда кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз. “Елга буендагы шәһәр” музеенда Идел елгасы тарихы белән танышып булачак. “Чәй йорты” музее Болгар җиреннән җыелган төрле файдалы үләннәрдән ясалган чәйләр тәкъдим итәчәк, теләүчеләр үзләре белән алып та китә ала, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X