16+

Киләсе елның башыннан һөнәри керемгә салым илнең тагын 19 төбәгенә кертелә

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан илнең 19 төбәгендә үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимын кертү турындагы законга кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан илнең 19 төбәгендә үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимын кертү турындагы законга кул куйды.

Һөнәри керемгә салым кертү тәҗрибәсе, шул рәвешчә, 23 төбәктә кулланылачак. Яңа елдан Санкт-Петербургта, Воронеж, Волгоград, Ленинград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән һәм Чиләбе өлкәләрендә, Красноярск һәм Пермь крайларында, Ненец, Ямал-Ненец автоном округларында, Ханты-Манси автономияле округы – Юграда һәм Башкортстанда яшәүчеләр үзмәшгуль булып теркәлә ала.


Әлегә яңа салым режимы Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә гамәлдә. 2020 елның июленнән бу тәҗрибәне бөтен ил буенча таратачаклар. Бүген республикада теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading