16+

Киров өлкәсендә югалган солдат-срочникны эзлиләр

Егет берничә көн элек югалган.

Егет берничә көн элек югалган.

Коралланган солдатны Киров өлкәсе урманнарында инде берничә көн эзлиләр.

Киров өлкәсендә коралланган солдатны эзлиләр. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары солдат-срочник частьтән югалган, дип хәбәр итә.
"ЗАТО Первомайский - Юрья - Online" паблигында югалган солдатның ориентировкасы да барлыкка килгән. Ачыкланганча, эзләнүче - РВСНда (стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре - Ред.) хезмәт иткән 24 яшьлек Рөстәм Захарович Нуртекешов. 9 сентябрьдә 16.45 сәгатьтә егет урманда югалган, камуфляж формасында булган. Егет урманда адашып калып, частька кайтмаган.

Фото: Алиса Селезнева, vk.com/vkonakte_pablik_urya_zato
"Комсомольская правда" басмасы журналисты эзләү төркеме вәкиле Федор белән элемтәгә керә алган. Ир сүзләренә караганда, солдатны һаман эзлиләр. Эзләүләр актив бара, һәм аларда бик күп кеше катнаша. Аның фикеренчә, солдат качмаган, ә урманда адашкан.
Бары уңай яктан характерлана, беркем белән дә бәхәскә кермәгән, ике югары белеме бар. Гаиләдә, шәхси тормышында, хезмәттәшләре белән проблемалар юк.

Командирлар да аны ихтирам итәләр: ул ахмак карарлар кабул итми, һәрвакыт акыллы инициатива күрсәтә, - дип сөйләгән эзтабар журналистларга. - Минем фикеремчә, ул чыннан да адашкан. Өстәвенә, әтисенең сүзләренә караганда, ул әйләнә-тирәдә начар ориентлаша.
Киров өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгында да полиция хезмәткәрләренең солдат эзләүдә катнашулары турында сөйләгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading