16+

"Китап" радиосы Татарстан район-авылларында 18ләп концерт куячак

“Китап” милли радиосы кабат “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафонга чыгарга җыена.

“Китап” милли радиосы кабат “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафонга чыгарга җыена.

Исегездә булса, 26 июнь көнне автомарафон Арча белән Кукмарада узган иде. “Китап” радиосының “сәидәле” легендар автобусы, җырчылар, алып баручылар, музыкантлар белән бергә республикабызның район, авыл һәм шәһәрләрен урап кайтырга, моннан тыш, Казанның берничә паркында һәм сәүдә үзәге тирәсендә урам концертлары бирергә ниятли.

“Музыкаль-әдәби концертлар туры ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов тәкъдиме һәм ярдәме белән үткәрелә. Барлыгы 18дән артык концерт булыр дип көтелә. Төп максатыбыз – татар әдәбиятын, шигъриятен пропагандалау. Моннан тыш, концертларда китап һәм газета-журналлар да сатылачак”, - ди “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Урамнарын бу җәйдә “яшел” концертлар гөрләтәчәк кала һәм салаларның төгәл исемлеге әлегә юк. Чөнки әлеге исемлекне тамашачылар, радиотыңлаучылар үзләре төзи. Бу уңайдан радионың социаль челтәрләрендә махсус тавыш бирү процессы бара. Үз шәһәрендә, районында яисә авылында концерт күрәсе килгән һәркем “Китап” радиосының аккаунтларына кереп үз авылы, бистәсе, каласы өчен тавыш бирә ала.

“Кая чакыралар, шунда барабыз! Төгәл исемлек әлегә билгеле түгел. 16 июль көнне Теләчегә, 21 июльдә Актанышка, 24 июльдә Лениногорскига барырга җыенабыз. Иң күп чакыручылар Сарманнан, әмма анда бераз соңрак барачакбыз. “Мин матурлык эзләп йөрим...” дигән концертның исемен җисеменә туры китерергә тырышабыз”, - ди “Китап” радиосы җитәкчесе Алмаз Миргаязов.

Концертта катнашучылар арасында Зәринә Хәсәншина, Айрат Ганиев, Ильяс Шәрипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Марат Галимов һәм Линара Батталова, Фәрит Низамиев, Илшат Сафин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар һәм башкалар бар. Төрле районда төрле артистлар чыгыш ясар дип көтелә. Оештыручылар әйтүенчә, концертта теләгән һәркем катнаша алачак.

Шунысын да әйтик, бу чара быел 2нче тапкыр уздырыла. Узган ел көз көне Башкортстан һәм Татарстан район-шәһәрләре буйлап узган автомарафоннан аермалы буларак, быелгы концерт программасына нәфис сүз осталары, җырчылар башкаруында шигъри һәм музыкаль чыгышлар гына түгел, ә республикабызда яшәүче тугандаш халыклар телләрендә шигырьләр, аларның фольклор коллективлары башкаруында фольклор чыгышлар да кергән. Һәр концертны диярлек мари, чуаш яки удмурт телендә чыгыш ясаучы нәфис сүз осталары, фольклор коллективлары бизиячәк. 

Проектның төп максаты – “Китап” радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading