16+

"Китап" татар радиостанциясе үзенең мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрде

«Китап» милли радиостанциясе хәзер смартфоннарда да эшли: iOS һәм Androidта радионы тыңлау өчен AppStore һәм Play Market та мобиль кушымталар барлыкка килде.

Кушымтаны табуы бик гади: эзләү өчен "милли радио китап" сүзтезмәсен җыю да җитә һәм кирәкле программа экранда смартфонга күчерү өчен пәйда булачак.

«Китап» баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләвенчә, мобиль кушымталар ярдәмендә чит илләрдә яшәүче татарлар уңайлы форматта үзләренең милли радиосын тыңлый алачак. Гомумән, мобиль җайланмалар аша радио тыңлау халык арасында популярлаша бара. Радио эфирында татар милли музыкасы һәм әдәбиятның иң яхшы әсәрләреннән өзекләр яңгырый.

Киләчәктә "Китап" FM-дулкында да эшли башлаячак, аның өчен инде 98,6 МГц ешлыгы бүлеп бирелгән, дип билгеләп үтә Миргаязов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading