16+

«Китапханә паркта» проекты старт ала

Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә узачак чаралар турында журналистларга китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев сөйләде.

Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә узачак чаралар турында журналистларга китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев сөйләде.

Беренчедән, июнь башыннан китапханәнең ике төп бинасында шушы вакыйгага багышланган китап һәм матбугат басмалары күргәзмәләре эшләячәк. Алар спорт темасына багышланачак. Аеруча монда Казанның спорттагы казанышларын тасвирлаган материаллар күп булачак.
Ә Милли китапханәнең төп чарасы - 18 июнь көнне Кремлевская урамындагы Лобачевский скверында узачак “Китапханә паркта” дигән проект. Ул сәгать көндезге 11.00дә башланып 15.00 гә кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.  

- Әлеге проектны без берничә ел рәттән үткәреп киләбез. Аның төп максаты – халык арасында китап укуны тагын да популярлаштыру. Быел исә ул чемпионатка йөз тотачак. Скверга китапханә фондларындагы спорт дөньясына кагылышлы кызыклы күргәзмәләр куелачак, фотозона һәм буккроссинг эшләячәк. Теләгән кешеләр күңелләренә ошаган китапны киштәдән алып китеп укый ала һәм шунда ук үзләренекен китереп куя алачак, - диде Ирек Һадиев.   

Болардан тыш, Ирек Һадиев әйтүенчә, шушында ук спорт белән бәйле зона, балалар өчен квестлар, остаханәләр, олылар өчен ике лекторий (дөрес туклану, сәламәт тормыш рәвеше алып бару һәм балалаларны спорт белән тәрбияләүгә бәйле) эшләячәк, квалификацияле инструкторлар йога буенча дәрес бирәчәк. Моннан тыш, теләгән кешеләргә сәхнәгә менеп иҗади сәләтләрен дә күрсәтергә мөмкинлек тудырылачак. Шулай ук артистлар чыгышы һәм күңел ачу чаралары да планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading