16+

Клара Булатовага багышлап үткәрелгән «Дулкыннар» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

"Дулкыннар" республика бәйгесе быел унберенче тапкыр уздырылды. Аны Яшләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшләр үзәге оештырды. Балалар вокал, нәфис сүз, уен кораллары ансамбле, рәсем номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтте. Быелгы фестиваль шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатовага багышланды. Ул көнне сәхнә чәчәкләр үсеп утырган болынны хәтерләтте. Берсеннән-берсе матур, милли киемнәрдә...

"Дулкыннар" республика бәйгесе быел унберенче тапкыр уздырылды. Аны Яшләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшләр үзәге оештырды.

Балалар вокал, нәфис сүз, уен кораллары ансамбле, рәсем номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтте. Быелгы фестиваль шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатовага багышланды.

Ул көнне сәхнә чәчәкләр үсеп утырган болынны хәтерләтте. Берсеннән-берсе матур, милли киемнәрдә чыгыш ясаучы балаларның чыгышларын тыңлау да күңелле. Алар шигырьләрнең мәгънәсен аңлап, сәнгатьле итеп сөйләүләре белән сөендерделәр.

- Бәйгене карагач, бик шатландым, - диде жюри әгъзасы, мәдәният һәм сәнгать институты доценты Флюра Хәмитова. - Безнең балаларда татар теленә мәхәббәт үскән. Әти-әниләр, укытучылар телне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак конкурска 250 дән артык бала килде. Киләчәктә артист һөнәрен сайларлыклары да бар.

Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан килгән Зилә Шәйдуллина Клара Булатованың "Яз җыры" шигырен сөйләде. Ул моңа кадәр дә "Созвездие-Йолдызлык", "Тукай оныклары" конкурсларында катнашкан. Кыз бу юлы да җиңүчеләр рәтендә. Аңа шигърияткә мәхәббәтне укытучысы Гөлнара Шәмсевәлиева тәрбияләгән.

Казанның 155 нче гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Радион Артемьев рус баласы булуына карамастан татар телен ярата икән. "Одаренные сердца" халыкара конкурсында русча сөйләп беренче урынны алуына гаҗәпләнмәсәләр дә, Радион биредә жюридагыларны да сокландырды. "Әлмәт өсте зәңгәр рәшә" дигән шигырьне ул артистларча сәнгатьле итеп укыды. Җиңүенә ул гимназиядәге театр түгәрәге җитәкчесе Хәлимә Төхвәтулловага рәхмәтле.
Азнакайдан Эмиль Кәлимуллин Азнакайда 3 нче мәктәпнең Зөлхия Миңнеханова җитәкләгән "Тылсым" театр түгәрәгенә йөри башлагач нәфис сүзне үз иткән. "Мин биредә күп талантлы балалар күрдем, алар белән таныштым. Киләчәктә тагын да күбрәк катнашсыннар иде", - ди Эмиль.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading