16+

Көллият укучылары яшь ананы каеш белән буып үтергән

Ростов өлкәсендә Миллерово кадетлар көллиятендә укучы 15 һәм 16 яшьлек егетләр яшь ананы үтерүдә гаепләнә.

Көллият укучылары яшь ананы каеш белән буып үтергән

Ростов өлкәсендә Миллерово кадетлар көллиятендә укучы 15 һәм 16 яшьлек егетләр яшь ананы үтерүдә гаепләнә.

Тикшерүләр фаразынча, студентлар яңа гына танышкан 28 яшьлек хатын-кыз белән спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, "якыннанрак танышырга" тәкъдим ясаганнар. Хатын-кыз риза булмагач, каеш белән буып үтергәннәр дип фаразлана.

Әлеге яшь ананың мәетен 8 декабрьдә шәһәр читендәге урман полосасыннан тапканнар. Аның битендә гематомалар, кар өстендә кан эзләре һәм мәетнең үкчәсе булмаган. 5се көнне өеннән чыгып китеп югалган Анастасия Орлова турында якыннары аның теләсә кем белән кәеф-сафа корып йөрми торган кеше булуын әйткәннәр. Ул балалар бакчасына кызын алырга урман полосасы аша үтеп йөри торган булган, шунда аңа һөҗүм иткәннәр, дип сөйләгән алар Риа Новости хәбәрчесенә.

Егетләр турында да ике төрле фикер ишетергә туры килгән. Мәктәп укытучылары аларны тәртипле егетләр дип санаса, көллияттә укучылар алар турында тәртипсез, кәеф-сафа корырга яратучы һәм үзләрен беренче курс түгел, ә чыгарылыш укучылары кебек  тотулары турында сөйләгәннәр.

Анастасиянең ике кызы ятим калган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ужас

    Мөһим

    loading
    2
    X