16+

Күлләвектә 3 яшьлек кыз батып үлгән

Ул күлләвектән уенчыгын алырга маташкан, дип яза "Кызыл таң" газетасы.

Ул күлләвектән уенчыгын алырга маташкан, дип яза "Кызыл таң" газетасы.

23 мартта Мәчетле районының Азангул авылында эрегән кар суы тулган күлләвектә 3 яшьлек кыз батып үлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, бала урамда йорты янында туганнары белән йөргән. Ул күпбалалы имин гаиләдә тәрбияләнгән. Әнисе декрет ялында.

Аның уенчыгы су тулган чокырга төшеп киткән. Бала аны алырга маташканда бәхетсезлеккә тарыган.

Бу фаҗиганең хәл-шартлары ачыклана. Балаларны күздән яздырмагыз. Бирәк тә сулыклар янында. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading