16+

Әкәмәт! Өч кеше ДНКсын куллану нәтиҗәсендә туган балалар саны арта

Замана нинди генә хикмәтләр китереп чыгармый. Яшәгән саен шаккатасың. Бер яктан, хатын-кызларга аборт ясатырга рөхсәт итәләр. Икенче яктан, ясалма рәвештә балага уздыралар. 

Замана нинди генә хикмәтләр китереп чыгармый. Яшәгән саен шаккатасың. Бер яктан, хатын-кызларга аборт ясатырга рөхсәт итәләр. Икенче яктан, ясалма рәвештә балага уздыралар. 

Суррогат ана хезмәте дә киң таралды. Бер җенесле никахлар турында әйтеп тә тормыйм. Шушы көннәрдә тагын бер яңалыкка тап булдым. Бөекбританиядә беренче тапкыр өч кеше ДНКсын куллану нәтиҗәсендә бала туган. ДНКның 99 проценты – ата-ананыкы, ә 0,1 проценты – өченче донорныкы. Анысы – хатын-кыз. 
Нәрсә өчен кирәк бу дисезме?

Бала дәваланмый торган митохондриаль авыру белән тумасын өчен шулай эшләнгән икән. Митохондрия – кеше организмы күзәнәкләрендә туклыклы матдәләрне файдалы энергиягә әверелдерү өчен җаваплы. Дефектлы митохондрия организмны ашата алмый, бу баш миенең зарарлануына, мускуллар атрофиясенә, йөрәк җитешсезлегенә һәм сукыраюга китерергә мөмкин. Андый диагнозлы балалар озак яши алмый.

Бу технологияне ун еллап элек уйлап тапканнар. 2016 елда Мексикада митохондриаль донорлык нәтиҗәсендә бала туган. Әлеге юл белән балага узу алымы Бөекбритания белән Австралиядә генә закон нигезендә рөхсәт ителә. Әмма шуны истә тотарга кирәк, мондый манипуляцияләрдән соң туган балалар ДНКны үз әти-әниләреннән дә, донордан да мирас итеп алачак. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading