16+

Көн саен 3-4 кеше бата

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстан сулыкларында коену сезоны ачылганнан бирле быел 62 кеше батып үлгән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстан сулыкларында коену сезоны ачылганнан бирле быел 62 кеше батып үлгән.

Июнь аенда гына да 45 кеше су төбенә киткән. Көн саен 3-4 кеше һәлак була дигән сүз бит бу. Былтыр исә бу вакыт аралыгында 49 гына кеше үлгән булган. Корбаннар арасында 4 бала булуы кызганыч. Аларның үлемендә, беренче чиратта ата-аналар гаепле дип саный тикшерүчеләр. Батып үлүчеләрнең 35е су коену тыелган урыннарда йөзгән һәм исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә булган.

- Татарстанда сулыкларны контрольдә тоту һәм тәртип урнаштыру максатыннан халыкны административ җаваплылыкка тарту системасы эшли. Иң төп кагыйдә - тыелган урыннарда коенырга ярамый. Су керү өчен билгеләнгән махсус урыннардан читкә чыгу - шулай ук ярамый торган хәл. Катер, көймә һәм причаллардан суга сикергән, тыелган урыннарда туп белән уйнаган, суда кешеләрне куркыткан өчен дә кеше җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Суммаларга килгәндә исә, штраф күләме шәхси затлар өчен - 1-1,5 мең сум, рәсми затларга - 4-5 мең сум дип каралаган. Юридик затларга исә гомумән дә 40-50 мең сум акча түләргә туры киләчәк, - ди Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading