16+

Көн тудымы – җиңү

08 октября 2019, 06:11
883
0
0
Уку өчен 2 минут

Үткән ял көннәрендә Казан спорт сөючеләре өчен сөенеч арты сөенеч туып кына торды: башкала командалары җиңүләре белән сөендерде.

Үткән ял көннәрендә Казан спорт сөючеләре өчен сөенеч арты сөенеч туып кына торды: башкала командалары җиңүләре белән сөендерде.

Футбол. 5 октябрьдә «Рубин» футболчылары Казанның Үзәк стадионында премьер-лигада тәүге сезонын уздыра торган «Тамбов» командасын отты – 2:1. «Рубин» өчен тупларны Игорь Коновалов белән Грузиянең 18 яшьлек футболчысы Зурико  Давиташвили кертте. Ахыр чиктә  Зурико  Давиташвили иң яхшы уенчы булып танылды.
Әлеге җиңүдән соң «Рубин» 6 матчка сузылган җиңүләрсез сериядән котылды. «Рубин»ның соңгы 3 уенда гол кертә алганы юк иде. Тагын бер кызыклы факт – Казан футболчылары бу сезонда беренче тапкыр бер матчта 2 туп кертә алды.
Матчны, Үзәк стадионга килеп, яңгырлы көндә 2500ләп тамашачы карады.

Бер кызыклы факт: «Тамбов» составында Бөгелмәдә туып-үскән, заманында «Рубин-2» һәм «Нефтехимик» командалары өчен уйнаганы булган 32 яшьлек Олег Чернышов та чыгыш ясый. Олег – «Тамбов» өчен иң күп матч уздырган уенчы да. «Рубин»га каршы уенда ул беренче таймнан соң башка футболчыга алмаштырылды.
19 октябрьдә Казан футболчылары Мәскәүдә «Спартак» белән уйный.

Хоккей. 6 октябрьдә «Ак Барс», Минскида җирле «Динамо»ны отып, (4:2) җиңүләрдән торган серияне 5 матчка җиткерде. Бу уенда Казан командасы өчен алкаларны татар фамилияле уенчылар Эмиль Галимов, Данис Зарипов, Артем Галимов һәм Станислав Галиев кертте. Станислав күчмә түбәтәйгә ия булды. Көнчыгыш лидеры – «Ак Барс» хоккейчылары бүген кунакта «Локомотив»  белән уйный.
Баскетбол. УНИКС Бердәм лигада сезонны җиңүдән башлады – 6 октябрьдә үз мәйданында «Астана» командасын отты. Исәп – 81:72.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading