16+

Көнчыгыш илләре Казанга "кызыга"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация 19-21 июньнәрдә Көньяк Кореяга һәм Монголиягә эш сәфәре ясаган иде. Республика вәкилләрен ике илдә дә бик җылы кабул иткәннәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация 19-21 июньнәрдә Көньяк Кореяга һәм Монголиягә эш сәфәре ясаган иде. Республика вәкилләрен ике илдә дә бик җылы кабул иткәннәр.

- Татарстан Президенты визит барышында Монголия Президенты һәм Премьер-министры белән очрашты. "Гоби" кашемир эшләнмәләр заводы белән танышу булды. "Монголия-Татарстан" икътисади форумы үткәрелде. Татарстанның сәнгать осталары концерт куйды. Эш сәфәре Россия белән Монголиянең дипломатик мөнәсәбәтләренең 95 еллыгы шигарендә узды, - диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров бүген "Татмедиа" агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстан белән Монголиянең узган елдагы товар әйләнеше 12 миллиард долларны тәшкил иткән. Хезмәттәшлекне җанландыру максатындагы сөйләшүләр үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтә башлаган, товар әйләнеше быелның беренче кварталына ук 8,5 миллиард долларга җиткән. Без Монголиягә техника, "КамАЗ" машиналары, запас частьләр, фармацевтика продукциясе, көнкүреш химиясе, мөгезле эре терлек җибәрәбез.

Көньяк Кореянең әле Татарстанга инвестицияләр керткәне, ягъни эшчәнлек алып барганы булмаган икән.

- Корея-Татарстан эшлекле форумы оештырылды, республиканың икътисади мөмкинлекләре белән таныштырылды. Эре компанияләр җитәкчеләре белән сөйләшүләр барды. Сеул шәһрендәге Lotte World күңел ачу паркында, 123 катлы йортта, Панге техно-мәйданчыгында булдык. Көньяк Кореянең Россиядәге тулы вәкаләтле илчесе җитәкчелегендә Кореядан утыз кешелек делегация 27 июньдә Казанга килеп тә төште инде, - диде республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Көньяк Корея компанияләре Татарстанда трансформатрлар, су чистарту фильтрлары җитештерә башларга ниятли. Трансформатрлар заводын Әлмәт шәһәренә урнаштыру планлаштырыла. Казан янында кореялеләр Lotte World күңел ачу паркы төзеп бирәчәк. Медицина тармагында, технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек җанландырылачак.
Татарстан делегациясенең быел тагын Америка Кушма Штатларына, Кытайга һәм Япониягә эш сәфәрләре планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading