16+

Көненә 500 кеше коронавирус йоктыра

Коронавирус таралуның эпиүзәге булып Италия дә тора. Анда 231 кешенең авыру йоктыруы билгеле. Анда барырга теләүче туристларның саны да кискен кимегән.

Коронавирус таралуның эпиүзәге булып Италия дә тора. Анда 231 кешенең авыру йоктыруы билгеле. Анда барырга теләүче туристларның саны да кискен кимегән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары өч мең кешенең үлеменә китергән коронавирусның таралу тизлеген шулай бәяли, дип яза “Российская газета”. Кытай башкаласында офис һәм заводларда хезмәткәрләр арасы бер метрдан да ким булмаска тиеш дигән кагыйдә чыгарганнар.  

Көньяк Кореяда да коронавирус йоктыруның мең очрагы теркәлгән. Ун кеше авырып үлгән. Авыру бигрәк тә Тэгу шәһәрендә таралган.

Коронавирус таралуның эпиүзәге булып Италия дә тора. Анда 231 кешенең авыру йоктыруы билгеле. Анда барырга теләүче туристларның саны да кискен кимегән.

Сүз уңаеннан: Россиядә карантин бүлекләре яңа шәһәрләрдә ачыла. Төмәнгә Казан, Владивосток һәм башка шәһәрләр кушылды.

Ерак Көнчыгыштагы Россия балыкчылары да коронавирус аркасында  зыян күрә. Минтай һәм сельдь балыгын Кытайның балык эшкәртү заводына тапшыра алмый алар. Завод әлеге чир аркасында эштән туктаган. Үзебезнекеләр дә аның кадәр балыкны эшкәртергә өлгерми ди. Моның өстенә балык бәясе дә төшкән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading